Ютазы районында «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы старт алды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Урыссудагы 3 санлы мәктәп базасында «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия бәйгесенеңң муниципаль этабы башланды.

Конкурс талантлы педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, педагогларның социаль статусын һәм укытучы хезмәтенең абруен күтәрү, шулай ук иң яхшы укытучыларның инновацион педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә.  

Катнашучылар саны күп булу сәбәпле, бәйге иртәгә дә узачак. Ә бүген районның сигез мәктәбеннән тугыз укытучы ачык дәрестә үзләренең укытучылык осталыгын күрсәтте. Әйтергә кирәк, укытучылар конкурс биремнәрен лаеклы үтәделәр: укучыларны дәресләрдә кызыксындыра алдылар, үзләренең инновацион эш алымнары турында җентекләп сөйләделәр.   

Жюрига бәйге нәтиҗәләрен бәяләү һәм бәйгедә җиңүчеләрне билгеләү эше йөкләнде. Шул ук вакытта, укытучы тарафыннан үз эшенең концептуаль нигезләрен бәян итү, актуальлек, педагогик эшчәнлеккә авторлык якын килүенең төп идеяләре, яңалыгы, нәтиҗәлелеге кебек критерийлар исәпкә алынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International