12 декабрь - Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Кабул итү 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Ютазы муниципаль районы җирле үзидарә органында Урыссу штб, Пушкин ур., 38 адресы буенча узачак.

Ютазы муниципаль районы җирле үзидарә органы компетенциясенә «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү керә.

Кабул итүгә алдан язылу (85593)26128, (85593)28013 телефоннары аша башкарыла.(Алдан язылу мәҗбүри түгел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International