Район хатын-кызлары һәм җәмәгатьчеләр гаиләдә җәберләү темасын тикшерде

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Район советының кече утырышлар залында бүген узган район хатын-кызлар советы һәм җәмәгатьчеләр утырышында “Гаилә-көнкүреш көчләвен кисәтү турында”гы закон проекты турында сорау – төп тема булды.

Бу юнәлештә район опека һәм попечительлек секторы мөдире Сергей Абрамов, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова, районның баш табибы Светлана Шакирова, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ветеран-педагог Рима Кәримова, Урыссу мәхәлләсеннән Марат хәзрәт Мәрданшин үз фикерләре белән уртаклашты.

Район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова тәгәрәк өстәл артында катнашучылар игътибарын 2020 елда булачак ТАССРның 100 еллык юбилее уңаеннан эшләнгән план белән таныштырды. Әйтик, бер гасырлык тарихы булган авылларга сәяхәт кылу, “Халык биюләре”, “Милли ашлар” мастер-класслар уздыру, төрле ярышлар оештыру тәкъдимнәре яңгырады. Әлеге идеялар чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина тарафыннан хупланды.

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International