Ютазы авылында гомер кичерүче Гөлчирә әбинең гомер көзе

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Ютазы авылында яшәүче 90 яшьлек Гөлчирә Зыярованы күргәч, аптырап киттем. Бик чибәр, мөлаем, йөзеннән нур бөркелеп тора, искитмәле ачык йөзле, эчкерсез, аралашучан. Кешеләрне ярата, әле бүген дә “Ютазы таңы” район газетасын һәм “Безнең гәҗит”не яратып энәсеннән-җебенә кадәр укучы Гөлчирә Мөхәммәтгали кызы тирә-як яңалыклар белән дә танышып бара.

Ә әлеге күркәм юбилей көнендә аны мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Наиль Җәләев, балалары һәм иң якын туганнары тәбрикләде. Матур итеп гомер көзен узганда күңел күтәренкелеген югалтмаган ак әби өздереп үзе яраткан “Беренче мәхәббәт” җырын Алсу Хөсәенова белән рәхәтләнеп җырлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International