"100 ел эчендә -Татарстанның 100 легендар бренды" проекты

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

2020 елда «Комсомольская Правда» нәшрият йорты вәкиллеге тарафыннан «100 ел эчендә - Татарстанның 100 легендар бренды» проекты тормышка ашырыла. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган һәм легендар гомумреспублика һәм район брендларын сайлау буенча халык онлайн-тавыш бирүне үткәрүне күздә тота. Аның нәтиҗәләре буенча республиканың уңышларын гәүдәләндерүче 100 бренд сайлап алыначак. Проектта катнашу өчен гаризалар бирү мөмкинлеген Татарстанның барлык предприятиеләренә һәм оешмаларына карарга була.

Тавыш бирү 2 этапта,  http://100brand.ru:сайтында узачак.

1. «Легендар гомумреспублика брендлары» буенча (тармаклар буенча тавыш бирү) тавыш бирү - 2020 елның 20 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр үткәрелә. Аныж нәтиҗәләре буенча 57 җиңүче бренд билгеләнәчәк (28 гыйнварга барлык тармаклар буенча тавышларның суммар саны – 126 меңнән артты).

2. «Районнар буенча легендар брендлар» тавыш бирүе 2020 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр узачак. Аның нәтиҗәләре буенча 43 бренд-җиңүче билгеләнәчәк (һәр районнан берәр).

Шуңа игътибар юнәлтәбез, тавыш бирүгә инде үз эшчәнлеген туктаткан дәгъвачылар чыгарылырга мөмкин. Әмма моның район икътисады, мәдәни һәм иҗтимагый тормышы өчен әһәмиятле булган зур тарихлы оешмалар булуы зарур.

Район буенча тавыш бирүнең икенче этабында катнашырга тәкъдим ителгән оешмалар буенча тәкъдимнәр булганда, аларны турыдан-туры «Комсомольская Правда» нәшрият йортына tatarstankp@ya.ru. электрон почтасы буенча 2020 елның 21 февраленә кадәр җибәрергә мөмкин. Консультацияләр өчен контакт номеры – (843) 528-20-30.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International