Мәктәпләрдә автоматлар аша өстәмә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия

2020 елның 14 феврале, җомга

2020 елның 17 февраленнән 2 мартына кадәр "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан азык-төлек продуктларын бирү буенча автоматлар (вендинг аппаратлары) аша мәктәпләрдә өстәмә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылачак.

Килеп туган сораулар буенча Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлекләренә көн саен 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (ял көннәреннән тыш, 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес), 8(85569)56363, 8(85569)56362 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International