Җирлек турында

 Еллык явым–төшем саны – елга  410-445 мм.в
 

Гыйнвар изотермасы - -14,0 С.
 Июль изотермасы - +18,0 С.  

 

Авыл җирлегенең мәйданы -61.16 км2.

 Бүгенге көндә авыл җирлеге территориясендә 742 кеше яши. 

Яңа Каразирек авылы:                    

 ихаталар саны    -     86
 Иске Каразирек авылы:
 ихаталар саны    -     186
 
  1995 нче елны  авыл Советы җирле үзидарә Советына үзгәртелә. 06.10.2003 нче елның  № 131-ФЗ    “ РФ җирле үзидарә барлыкка килүнең гомуми принциплары турында”  Федераль Законы һәм 28.07.2004 нче елның  № 45-З “Җирле үзидарә турында” ТР Законы, җирле үзидарә Советы карары  нигезендә җирле үзидарә советы  авыл җирлегенә үзгәртелә.

КФК саны -2.

 

Авыл хуҗалыгы түбәндәге тармакларга ориентлашкан: терлекчелек, үсемлекчелек. Сабан бодае, арыш, арпа, солы, борчак  эшкәртелә.

 

Авыл җирлеге территориясендә гомуми белем бирү мәктәбе, кибет, балалар бакчасы, ФАП, элемтә челтәре, мәдәният йорты, китапханә бар.
 
Барлык ихаталар саны-256 , аларның барсына да газ кертелгән. Телефон кертелгән йортлар саны -130. 
Торакларның гомуми мәйданы -14800 м2.
   Каразирек авылы Татарстан һәм Башкортостан чигендә урнашкан. XIX гасыр башында нигез салына. Башкортостан территориясендә яшәгән  5-7 гаилә Ык елгасының сул ярына чыгып, шунда яши башлыйлар. Куаклар каплап киткән җирне чистарталар, терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә башлыйлар. Авыл киңәя. 1910 -1914 нче елны берничә гаилә Каразирек авылыннан яңа җиргә күчәләр. Әлеге авылны Яңа Каразирек дип атыйлар.

Беренче Бөтендөнья сугышы, гражданнар сугышыбашлану сәбәпле,  берничә гаилә анда күчеп өлгерми кала. Каразирек авылы составына  башта 3 авыл җирлеге керә: Иске Каразирек, Яңа Каразирек, Колчан. 1929- 1931 нче елларны колхозлар һәм коммуналар оеша башлый.  Кешеләр үзләренең атлары, авыл хуҗалыгы инвентарьләре белән колхозга керәләр. Каршы кешеләрне кулаклар дип игълан итәләр. Шулай итеп, Колчанда “Тилмән”, Яңа Каразиректә “Балан туба”, Иске Каразиректә “Кызыл Бүләк” колхозлары оеша.

      1930 нчы елны яхшы тукландыру һәм тәрбия бирелә торган беренче балалар бакчасы ачыла. Балалар күп булуга карамастан, Каразирек авылында яхшы мәктәп булмый.Балаларны  җыеп,   хосуси  йортларда укытканнар. 1934 нче елны җидееллык  мәктәп ачыла. Монда тирә – як авыллардан балалар җыела:  Көрәш-Бүләк,Яңа юл, Әптекәш, Яримкә.
 
      Тыныч тормышны Икенче Бөтендөнья сугышы боза. Өч авылдан сугышка   358 кеше китә. 178 кеше фронтта вафат була. Барлык кешеләр өчен дә авыр чор башлана. Күп хатыннар тол кала, күп аналар улларын югалталар. 10 -12 яшьлек балалар җилкәсенә авыр эш төшә.  Алар басуда эшлиләр, печән әзерләүдә катнашалар,  мал – туар көтәләр.  Ә кышкы озын төннәрдә солдатларга  җылы оекбашлар ,  бияләйләр бәйлиләр.

    Авыр сугыш елларында  ачлыктан авыл халкын  Ык буе табигате коткара. Ул халыкка утын, балык, җиләк –җимеш бирә.
 
    1950 нче елны, сугыш тәмамланганнан соң,  колхозны төзекләндерү башлана. Өч колхоздан бер колхоз төзелә. Колхоз янында күлләрнең күп булуына исәпкә алып, аңа “Байкал” исеме бирелә. Беренче председатель  булып  Хуҗиев билгеләнә.  Сугыш арты еллары бик авыр була.  Авыл халкының тырышлыгы, ныклыгы аркасында авырлыкларны җиңеп чыгалар.  

 

  Бүгенге көндә Каразирек  - матур, төзекләндерелгән авыл. Соңгы еллар эчендә өч катлы мәктәп төзелә, балалар бакчасы, медицина пункты, элемтә челтәре, кибет, мәчет барлыкка килә.  Юлларга асфальтсалына, йортларга газ керә. Ике авылга   272 хуҗалык исәпләнә. Халык саны -756 кеше. Халыкның күпчелеген татарлар тәшкил итә.  (748 татар, 8 рус).

                              

1987 елны Каразирек авылында яңа мәктәп төзелә.

   Мәктәптә музей эшләп килә. Анда авыл тарихы, танылган кешеләр турында бай  материал тупланган. Шулай ук сугыш чорында кулланылган әйберләр,тарихи кулъязмалар, сугыш хатлары, иске акчалар, гарәп хәрефләре белән язылган китаплар сакланган.

Музейга авыл кунаклары еш килә. Алар зур кызыксыну белән  хатларны укыйлар, фотолар карыйлар, музейны баету өчен күп көч куялар.

Соңгы яңарту: 2014 елның 9 июне, 15:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International