Җирлек турында

Ютазы торак пункты бик уңайлы     җирдә урнашкан, чөнки  авыл аша тимер юл  һәм Урал – Үзәкне тоташтыручы автомагистраль үтә.

    Авыл геологиясе  татар ярусының перм чорына карый. Җир катламы комнан, чуерташтан, вак таштан, балчыктан тора.

    Ютазы авыл советы 1918 нче елны оеша. Ул Самара губернасы Бөгелмә өязе, Чәкән волостена карый.

    1920 нче елны ТАССР оешу белән авыл советы  Бөгелмә кантоны Бәйрәкә волосте составына керә.

1930 нчы елны Ютазы авыл советы Азнакай районы составына керә.

    1935  нче елны авыл советы Ютазы районы составына күчә.

1963  нче елдан Бөгелмә районы составына күчә.

 1965  нче елдан авыл советы Баулы районы составына күчә.

1991 нче елдан Ютазы авыл советы Ютазы районы составына керә.

   Ютазы авыл җирлеге мәйданы  705,3 га.  тәшкил итә. Халык саны - 2548 кеше.  Халыкның 80,72% татарлар тәшкил итә.

2013 нче елга авыл җирлегенең бюджеты– 4581,1 мең сум тәшкил итә.

 Авылны төзекләндерү буенча  алда күп эшләртора: юлларны ремонтлау, тирәкләрне кисү, зиратларны карау,  урамнарга яктырткычлар урнаштыру.

  Җирлек территориясендә 931 йорт исәпләнә.

Торакларның гомуми мәйданы -  42000 кв.м

Газ кергән йортлар саны  - 915

Телефон кергән йортлар саны - 573

2012 нче  елны “Эчәргә яраклы су” программасы төгәлләнә.

 Муниципаль берәмлек территориясендә мәктәп (Алма – Ата авылындагы филиалны исәпкә алып) , балалар бакчасы,  2 авыл клубы, 2 китапханә, 3 спорт корылмасы, 1 ФАП, участок врач амбулаториясе, “Сәламәт” реабилитация үзәге бар.   Авылда чаңгы, гер күтәрү, бокс, җиңел атлетика спорты зур үсеш алган.

 

Соңгы яңарту: 9 июнь 2014, 15:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования