2. Бүлекнең төп бурычлары
2.1. Төп бурыч булып Ютазы муниципаль районы территориясендә архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә дәүләт муниципаль сәясәте үткәрү тора.
3. Бүлекнең төп функцияләре
3.1. Бүлек түбәндәге функцияләрне үти:
- шәһәр төзелешен планлаштыру белән бәйле документацияне эшкәртә, экспертиза үткәрә, иҗтимагый тикшерү, килешү һәм раслауга тапшыруны тәэмин итә;
- Ютазы районы территориясе үсеше шәһәр төзелеше планлаштыруның территориаль схемасы, Ютазы районы территориясен төзекләндерү, инженерлык, транспорт, иҗтимагый инфраструктура проектлары схемасы карау һәм килешү;
- җирле программалар, иҗтимагый – икътисади үсеш программаларын төзү һәм тормышка ашыруда катнаша;
- шәһәр төзелеше документациясен эшкәртү һәм тормышка ашыруны контрольдә тота, аны төзүчеләргә әлеге документларны дәүләт, муниципаль органнар белән килешергә ярдәм итә;
- җир файдалану, төзелеш кагыйдәләрен, башка шәһәр төзелеше өлкәсенә караган җирле, норматив, хокукый актлар төзүне тәэмин итә;
- билгеләнгән тәртиптә төзелешкә документлар әзерләү, рөхсәт бирүне тормышка ашыра;
- билгеләнгән тәртиптә шәһәр төзелеше документларын эшкәртүгә архитектура – планлаштырылган биремнәр бирә;
- шәһәр төзелеше һәм проект документацияләре , төзекләндерү, архитектур бизәлешне эшкәртүне контрольдә тота;
- төзелеш өчен җир участоклары сайлауга булыша,;
- авыл җирлекләренең генераль планын раслау һәм тормышка ашыруны контрольдә тота;
- төзелеш өчен җир участоклары бүлеп бирү буенча Башкарма комитет карары проектын, график, текст материалларын әзерләүдә катнаша;
- җир участокларының чиген билгеләүдә катнаша;
- авыл хуҗалыгы, шәһәр, авыл җирлекләре өчен кулланылган территориягә мөнәсәбәтле документларны килештерә;
- шәһәр төзелеше сораулары буенча гражданнарның, юридик затларның гаризаларын, мөрәҗәгатьләрен карый һәм үз компетенция чикләрендә карарлар кабул итә;
- - үз компетенциячикләрендә авыл җирлекләре, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе җирләрен куллану һәм саклауны контрольдә тота;
- - районны төзекләндерү, торак – хуҗалык объектларына реконструкция, модернизация, капиталь ремонт ясау программасын эшләү һәм тормышка ашыру эшен оештыра; юл хуҗалыгы, транспорт, энергетика, элемтә, төзелеш буенча ипотекаторак кредитлау һәм башка дәүләт программаларының үтәлешенә булышлык итә;
- “Капиталь төзелеш” тармагы буенча районның иҗтимагый –икътисади үсешен прогнозлауда катнаша;
- Дәүләт архитектура – төзелеш надзоры белән торак фонды, иҗтимагый, мәдәни, көнкүреш объектлары төзелеше сораулары буенча элемтәдә тора;
- торак - коммуналь, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә, юл хуҗалыгы дәүләт оешмалары белән идарә хөкемнәре чыгару буенча үз копетенция чикләрендә тәкъдимнәр әзерли;
- гомуми кулланылышта булган юлларны, күперләрне, башка транспорт, инженерлык корылмаларын төзү һәм ремонтлауны оештыруда катнаша;
- муниципаль берәмлек составына кергән торак фонды, коммуналь хуҗалык объектларына капиталь ремонт ясауны оештыра;
- - электр, суүткәргеч, канализация, җылылык һәм газ челтәре, корылмалар, автоюл төзелеше планы буенча учреждениеләргә, оешмаларга бәяләмәләр бирә;
- - торак – коммуналь хуҗалык, иҗтимагый, мәдәни, көнкүреш объектлары төзелеше проектларының үтәлешен контрольдә тота, проектларга экспертиза үткәрә;
- - муницираль район территориясендә яңа объектлар урнаштыру тәкъдимнәрен карый һәм аларның төзелешен законнар нигезендә килештерә;
- билгеләнгә тәртиптә техник инвентаризация бюросы белән берлектә техник исәп һәм иҗтимагый –мәдәни объектларны инвентаризацияләү үткәрә;
- төзелешкә, иҗтимагый, мәдәни, көнкүреш, торак фонд объектларына капиталь һәм агымдагы ремонт ясауга билгеләнгән бюджетчараларының үзләштерелешен контрольдә тота;
- үз компетенцияләре чикләрендә шәһәр төзелеше законнарының үтәлешен контрольдә тота;
- җир эшләре җитештерелешенә рөхсәт бирә;
- реклама урнаштыруга рөхсәт бирә.