2.Химая һәм тәрбиячелек органының төп бурычлары
2.1. Химая һәм тәрбиячелек органының төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:
- Ютазы районында торган балаларның төп гарантияләрен, хокукларын, законлы кызыксынуларын тормышка ашыра;

- Ютазы районында суд тарафыннан  эшкә сәләтсез дип табылган затларның  төп гарантияләрен, хокукларын, законлы кызыксынуларын тормышка ашыра.


3. Химая һәм тәрбиячелек органының төп функцияләре
3.1. Химая һәм тәрбиячелек органы түбәндәге функцияләрне үти:
- һәрдаим ятим балаларның, караусыз калган балаларның, дәүләт яклавына мохтаҗ булган балаларның исәбен ала;
-  иҗтимагый ятимлек, балаларга карата аяусыз мөнәсәбәт очракларын профилактикалау буенча эш алып бара;

- караусыз калган балаларның, дәүләт яклавына мохтаҗ булган балаларның, опекун булырга теләгән, уллыкка алагн затларның торак – көнкүреш шартларын тикшерә;


- вәкаләт бирүче органнар, оешмалар, аерым гражданнар белән берлектә караусыз калган балаларның вакытлыча тору урынын билгели, аларның милке, тору урынының сакланышын тәэмин итә;
- уллыкка алырга, опекун булырга теләгән РФ гражданнарының исәбен ала, аларның әлеге вазифаларны   үти алу мөмкинлекләрен тикшереп, нәтиҗәләр чыгар.

-ятим балалар, караусыз калган балалар, тиешле шартлар тудырылмаган балигъ булмаган балаларны уллыкка, опекунлыкка алу өчен документлар әзерли, ә андый мөмкинлекләр булмаганда, махсус тәрбия, сәламәтләндерү, иҗтимагый яклау оешмаларына урнаштыра;
- балигъ булмаган балалар өчен опекун, тәрбиягә алырга риза булган ата –ана табылмаган очракта, аның турында мәгълүмат бер ай үткәч ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы химая һәм тәрбиячелек бүлегенә тапшырыла;

- Башкарма комитетка балигъ  булмаган  балаларны опекунлыкка алу буенча материаллар әзерли, опекага алынган балаларны тәрбияләүгә акча түләү, аларның милке белән идарә итү эшен җайлый; ТР Мәгариф һәм фән Министерствосы бухалтериясенә документлар формалаштыра һәм тапшыра;
- район Башкарма комитетына эшкә сәләтсез дип табылган затларны опекага алу буенча материаллар әзерли;
- тәрбиягә алынган балаларның яшәү шартын, тәрбия, уку, сәламәтлек торышын контрольдә тота, кирәкле шартлар үтәлмәсә, опекунлыктан төшерү буенча докуменлар проекты төзи;
- махсус белем бирү, сәламәтлек саклау, халыкны иҗтимагый яклау учреждениеләренә җибәрелгән ятим, караусыз калган балаларның яшәү шартын, уку – тәрбия эшен контрольдә тота;
- тәрбиягә бала алырга теләгән затларны сайлый, аларның әлеге вазифаларны башкарырга әзерлеге турында нәтиҗәләр чыгара һәм баланы тапшыру өчен килешү проекты әзерли;
- опекуннар, тәрбиягә бала алган ата – аналарга балаларны тәрбияләү, аларның ялын оештыру, сәламәтлеге,эшкә урнашу, иҗтимагый яклау буенча профессиональ консультацияләр  үткәрә;
- уллыкка, кызлыкка алынган балаларның кызыксынуларын исәпкә алынганлыгы турында дәлилләрне судка тапшыра;
- ата – аналар хокукыннан мәхрүм итү, ата – аналар хокукын чикләү, балаларны гаиләдән алу буенча судка эш башлау өчен документлар әзерли;
-  16 яше тулган, опекунга алынган затның аерым яшәүнең максатчанлыгын белдергән боерык проектын һәм нәтиҗәсен әзерли;
- 16 яше тулган балигъ булган баланы тулыынча эшкә яраклы булуын белдергән боерык проектын һәм нәтиҗәсен әзерли;

- балигъ булмаган затларга вакытыннан алда гаилә кору мөмкинлеген белдергән боерык проектын һәм нәтиҗәсен әзерли;
- балаларны тәрбияләү, аларның шәхси, милеккә бәйләнгән хокукларын яклау эше буенча судка нәтиҗәләр тапшыра;
-  караусыз калган балигъ булмаган балаларның милке белән ышанычлы идарә итү турында килешү проекты әзерли;
-район Башкарма комитеты җитәкчесенең баланың милкен бушка бирү турында килешү, яисә кире кагу, торак пункт мәйданын алыштыру, килешүләр үткәрү буенча боерык проектын әзерли;
- кызлыкка, уллыкка алу, балаларны тәрбияләү, балаларның шәхси, милеккә бәйле булган хокукларын яклау буенча суд киңәшмәләрендә катнаша;
- РФ законнарында каралган балигъ булмаган балаларның фамилияләрен, исемнәрен алыштыруга бәйле сорауларны карый һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенә документлар проектын әзерли; 
- ятим балаларга, караусыз калган балаларга, алар  санына кергән 23 яшькә кадәр булган балаларга, дәүләт яклавына мохтаҗ балаларга льготалар алуга ярдәм күрсәтә;
- район Башкарма комитеты кушуы буенча иҗтимагый –хокук сораулары буенча тәкъдимнәр, гаризалар, шикаятьләрне карый, алар буенча тиешле карарлар кабул итә;
- документлар  эшен алып бара, барлык материалларны архивка тапшырганчы сейфта саклый;

- документлар саклану вакытын исәптә тота,  балигъ булмаган балаларның, суд тарафыннан эшкә яраксыз дип табылган затларның хокукларын яклау буенча документларның сакланышы өчен шәхси җаваплылык йөртә.



Телефон: 8 (85593)2-42-05



Телефон: 8(85593)2-42-05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International