"Яшь гаилә" социаль ипотека программасы дәвам итә!

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Сезгә дә торак шартларын ничек яхшыртырга мөмкин булуы турында күбрәк белергә тәкъдим итәбез.

"Яшь гаилә" социаль ипотека программасында бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, ә безнең республика территориясендә яшәүче яшь гаиләләрнең барлык категорияләре дә катнаша ала.

Кемнәр катнаша ала?

🔹 рәсми рәвештә теркәлгән  18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр гаиләләр (яки ир белән хатынның берсе 36 яшьтән яшьрәк булса);

🔹 гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип саналганда (бер кешегә 18 кв. метрдан ким);

 🔹 мөрәҗәгать итүче Татарстан Республикасында яшәүче булып тора һәм монда үз хезмәт эшчәнлеген башкара .

Программада катнашу турында тулырак мәгълүматны Урыссу ш.т.п., Пушкин ур., 38 (торак сәясәте бүлеге) адресы буенча алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 8(85593)2-76-81.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International