Бүген Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Актаныш авылында гади автомодельләр буенча республика ярышлары узды.
Вәлиев Альмир ЛМ-4 номинациясендә 3 урынны алды, Маркелов Андрей 28 катнашучы арасында РМ-1 номинациясендә 2 урын яулады.
"Оригиналь машина" махсус номинациясендә безнең команда 3 дәрәҗә дипломга лаек булды.
Педагог Рамил Салих улы Ильясов призерларны әзерләгән өчен диплом белән бүләкләнде.
"Мәгариф бүлеге" МКУ начальнигы Гүзәл Миңнеяр кызы Гыйләҗевага сәфәрне оештыруда ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт белдерәбез.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/segodnya-v-s-aktanysh-aktanyshskogo-munitsipalnogo-rayona-rt-proshli-respublikanskie-sorevnovaniya-po-prosteyshim-avtomodelyam