“Май чабу килә, коймак һәм бал алып килә”

2021 елның 12 марты, җомга

11 март көнне Үзәк китапханәнең уку залында «Май чабу килә, коймак һәм бал алып килә» дип исемләнгән фольклор утырышы узды. Чарага «Яңарыш» клубы әгъзалары чакырылган иде.

Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова бу борынгы һәм күңелле бәйрәмнең барлыкка килүе, борынгы бабаларыбызның бу көннәрне элек ничек билгеләп үтүләре, шулай ук һәр Май чабу атнасының әһәмияте турында сөйләде. «Яз өчен коймак пешер», «Идеаль кияүнең сурәте», «Белен ыргытучылар» кебек төрле конкурсларда җыелучылар бик теләп катнаштылар. Шулай ук табышмакларга җаваплар бирделәр, коймак, Май чабу турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Ә коймаксыз нинди Май чабу бәйрәме инде ул? Китапханә хезмәткәрләре кунакларны “татлы” чәй табыны янына чакырдылар. Кайнар коймак һәм хуш исле чәй өстәл артында җылы һәм эчкерсез, гаиләдәге диярлек мохит тудырды! Коймак белән кайнатма барысының да күңеленә хуш килде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International