«Халык бәйрәмнәрен яхшы белүчеләр»

2021 елның 12 марты, җомга

11 март көнне Үзәк балалар китапханәсендә коррекция интернат-мәктәбе малайлары һәм кызлары өчен “Укучылар өчен халык мәдәнияте” акциясе кысаларында «Халык бәйрәмнәрен белүчеләр» дип исемләнгән интеллектуаль танып-белү уены үткәрелде. Китапханә мөдире Кунафина Светлана балаларны рус халык фольклоры һәм халык иҗаты тарихы белән таныштырды. Ә фольклор нәрсә ул? Бу - мәзәкләр, такмазалар, такмаклар, әфсеннәр, җырлар, әкиятләр, тизәйткечләр, төрле уеннар, әйлән-бәйлән уеннары. Балалар китапханә мөдире белән бергә фольклор иленә төрле конкурслар рәвешендә юл тоттылар - “Юк, табышмакларсыз яшәү мөмкин түгел», “Ярты сүздән аңла”, “Тизәйткечләр бәйгесе”, “Әкиятләр иленә сәяхәт”, “Сүз җый”, “Халык бәйрәмнәре”, “Рус традицияләре һәм гореф-гадәтләре”, “Фольклор". Балалар «Шалкан» әкияте уен-инсценировкасында катнашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Чара ахырында еллар буе тупланган тәҗрибәне югалтмаска һәм онытылган гореф-гадәтләрне яңадан торгызырга дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International