Бүген Казан шәһәренең "Локомотив" спорт комплексының чаңгы базасында, Яңа Юдино бистәсендә, 2021 ел Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә чаңгы ярышлары узды.
Ютазы районыннан составында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, оештыру бүлеге начальнигы Зөлфия Әминова, Акбаш авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Синәгатуллина һәм Димтамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов булган команда катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, Ләйсән Синагатуллина 1 км дистанциягә узышта 1 урынны алды.
Җиңү белән котлыйбыз һәм командага катнашканы өчен рәхмәт белдерәбез!