Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарә кадрларын әзерләүнең дәүләт планы нигезендә Татарстан төбәк комиссиясе 2021/22 уку елына идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасы буенча уку өчен Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары белгечләрен сайлап алу бәйгесен уздыра. Документлар тапшыру вакыты - 2021 елның 20 апреленә кадәр.
2021/22 уку елында Президент программасы буенча укырга теләүче Татарстан Республикасы оешмалары белгечләре документларны түбәндәге адрес буенча тапшыралар: Казан шәһәре, Бутлеров ур., 4 йорт, каб. С103 («Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ).
Документлар дүшәмбедән җомгага кадәр 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Элемтә өчен телефоннар: (843) 236-17-20, +79178705580, e-mail: pproguk@gmail.com.