2021 елның 29 мартында Ютазы муниципаль районында Тукай исемендәге агропредприятие карамагында булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга күрсәтмә техник тикшерү уздырылды. Анда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А.В. Борисов, маркетинг буенча консультант А.М. Мәхмүтов, хуҗалыклар инженерлары һәм КФХ башлыклары катнашты. Техник карауга 17 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау барышында теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары һәм машиналарның техник торышының контроль-диагностика приборларын кулланып, куркынычсыз эксплуатацияләү шартларына туры килүенә зур игътибар бирелде. Унөч берәмлек техника техник карауны уңышлы үтте һәм техник тикшерүне узулары турында таныклыклар алачаклар. 4 берәмлек техникага тикшерү актлары төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Техник карауны уздырганнан соң, хуҗалыклар механизаторлары белән тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде.