Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

 

2021 елның 1 апреленә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 31 март кичендә һәм 2021 елның 1 апрелендә, күз күреме 1-2 километрга начараеп, төнлә урыны белән буран көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 1 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метр (Казанда 20 метрга кадәр).

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә:

Буран вакытында:

Аяк киеме шумаска һәм уңайлы булырга тиеш. Сак хәрәкәт итегез, тигезсезлекне исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резин башлы яки очлы шиплары булган таяк кулланырга киңәш ителә.

Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алу зарур. Күз күреме начарайган очракта, урындагы ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Буран һәм җил көчәю юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормоз тотудан сакланырга кирәк: тукталу кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү мөһим. Тормоз тотканда, берничә тапкыр тормоз педаленә басу зарур, моның белән сез артыгыздан хәрәкәт иткән автомобиль йөртүчеләргә сигнал бирәсез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыкмагыз, чөнки юл япмасы карлы булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы

шактый арта. Югары күренүчәнлектәге жилет кию яки киемгә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар беркетү мөһим.

- машина йөртүчеләргә торак пункттан читкә китүдән тыелырга, һәрхәлдә юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз дистанцияне сакларга, тизлек режимын һава шартларына ярашлы сайларга киңәш ителә. Тәртипсез маневрлардан һәм кискен тормозга басудан тыелырга, юл билгеләре күрсәтмәләрен, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен катгый үтәргә кирәк.

- боз астыннан балык тотарга яратучыларга күренүчәнлек начар булган очракта, бозга чыгудан тыелырга кирәк. Бозга чыкканда, һава шартларын исәпкә алырга, үзең белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга, ялгыз балык тотмаска киңәш ителә.

 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән яный.

6. Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәз пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алу зарур.

8. Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International