2021 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 31 март кичендә һәм 2021 елның 1 апрелендә, күз күреме 1-2 чакрымга начараеп, төнлә урыны белән буран көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 1 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метр (Казанда 20 метрга кадәр).

2021 елның 1 апреленә

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Болытлы. Яңгыр рәвешендәге явым-төшем, төнлә урыны белән юеш кар. Төнлә аерым районнарда кыска вакытлы буран. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр, урыны белән көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә 0..-3˚, көндез максималь һава температурасы +4..+7˚.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International