Акбаш авылы тарих «капкаларын» ачты

2021 елның 2 апреле, җомга

 

Исегезгә төшерәбез, җиде капка - ул районның җиде торак пункты. Болар - Акбаш, Ютазы, Кәрәкәшле, Бәйрәкә, Иске Урыссу, Иске Каразирек авыллары һәм Урыссу бистәсе.

 Күптән түгел Урыссу бистәсе, Бәйрәкә, Иске Каразирек авыллары кунаклар кабул итте һәм безгә әлеге торак пунктларның тарихы белән танышырга мөкинлек туды. Бүген без Акбаш авылында булдык. Якын көннәрдә Иске Урыссу һәм Ютазы "капкалары" аша узу күздә тотыла.

Әлеге чарада Акбаш авылы китапханәчесе Гөлнар Камаева авылның гаҗәеп тарихы белән таныштырды. Төрле елларда эшләгән мәчетләрнең тарихы турында Акбаш мәчете имам-хатыйбы Җәүдәт Вәлиәхмәтов сөйләде. Акбаш табигате белән генә түгел, тарихи тамырлары белән дә кабатланмас урын булып тора. Мәсәлән, «Урдалы тау»ның бер квадрат метрында үсемлекләрнең 18 төре үсә. Һәм бу тау төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле булып санала. Моннан тыш, Җәүдәт Вәлиәхмәтов билгеләп үткәнчә, җир катламы астыннан кечкенә күпер табылган, аңа инде берничә йөз ел. Ул балачакта шул күпердә уйнаганнарын әле дә хәтерли. Шулай ук Акбашта борынгы таш түшәлгән юл да бар. Чарада катнашкан район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, архитектура һәм тарихи һәйкәлләрне яңадан тергезү мәсьәләсен өйрәнү өчен, апрель ахырында бирегә янәдән килергә кирәклеген ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International