3-5 апрельдә Әлмәттә «АПМК-БИЛДИНГ»ҖЧҖ призына яшүсмерләр арасында самбо буенча традицион турнир үтте.
Ярышларда икенчедән ким булмаган спорт разрядына ия 14-17 яшьлек 120 самбочы катнашты. Келәмдә Татарстан һәм Башкортстанның тугыз шәһәре вәкилләре, шул исәптән Казанның өч командасы катнашты. Ярышлар әйләнеш системасы буенча узды.
“Атлант” яшүсмерләр-яшьләр клубы самбочылары нәтиҗәләре:
Матвей Сабанов, Олег Гугля, Эдуард Ибраһимов һәм Софья Игонина -беренче урыннар;
Элина Галиева, Камилла Гыйбадуллина һәм Владислав Третьяков – икенче урыннарга лаек булдылар;
Айдар Абдрахманов һәм Алинә Галиева – өченче урыннарны яуладылар.
Спортчыларның тренерлары - Равил Шәймөхәммәтов, Айрат Әгълиев, Дамир Миңнегалимов һәм Хәлил Фәрхетдинов.