5 апрель көнне Үзәк китапханәдә 2 санлы Урыссу мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен «Безнең чын милләтебез – Кеше» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Очрашуның төп темасы - күпмилләтле җәмгыятьнең бер өлеше буларак гражданлык җаваплылыгын аңлау, үз-үзеңне аңлау буенча актуаль проблема булды. Укучылар белән аралашу барышында «халык» һәм «милләт» сүзләренең мәгънәсенә, аралашу культурасына, башка фикерләргә, диннәргә, гореф-гадәтләргә карата түземлек күрсәтә белү мөһимлегенә басым ясалды.
Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева балалар өчен блиц-сораштыру, шулай ук «Диннәр» викторинасын үткәрде, анда балалар халыклар һәм алар тоткан динне ачыкладылар. Алынган мәгълүмат нәтиҗәсендә укучылар планетабызда кешеләрнең охшашлыгы һәм аермасы, "толерантлык" төшенчәсенең әһәмияте турында белделәр, чагыштырырга, анализларга, тыңларга һәм башкалар фикерен хөрмәт итәргә өйрәнделәр. Чара барышында укучыларга «Россия халыклары» дип исемләнгән видеопрезентация күрсәтелде. Чара «Адажио» мультипликацион фильмын карау белән тәмамланды.
«Безнең чын милләт — Кеше”, - дип раслаган Джордж Уэллс. Сүз дә юк, Уэллс сүзләре кешеләрне башта, расаларына яки диннәренә карамастан, кешеләр тигез дигән фикергә этәрә. Чара төрле милләт, төрле социаль сыйныф, башка дин кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт һәм толерантлык тәрбияләү максатында үткәрелде.