Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәшмә узды.
Урыссу район үзәк хастаханәсенең баш табибы Шакирова Светлана Закир кызы авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча мәгълүмат җиткерде.
"Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең 2020 елга эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнар турында"гы доклад белән бүлек җитәкчесе Галләмова Регина Артур кызы чыгыш ясады.
Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эш, киләсе атнага бурычлар турында сөйләделәр.