Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:

2021 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе түбәндәгеләрне киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, урыннарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты кичүенә яисә йорт подъездларына качырга киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качырга киңәш ителми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары очып төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү куркыныч.

6. Югары катлардан ватылган пыяла төшү, шулай ук йортны бизәү өчен кулланылган . Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йорттагы барлык тәрәзәләрне тыгызлап ябарга кирәк, Балкон һәм лоджия тәрәзә төпләреннән тышкы якка төшеп китә алырдай предметларны алып куегыз.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International