Кадерле Ютазы районы халкы, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, дуслар, хөрмәтле кунаклар!

2021 елның 12 июне, шимбә

Сабан туе - ел саен көтеп алына торган шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе. Ютазы муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән котлыйм!

Язгы чәчү тәмамлануны һәм байлык-муллыкны исбатлаучы бу чара үзенең тамырлары белән гасырлар төпкеленә китә, Сабан туе - ул татар халкының милли рухының чын энҗе бөртеге. Безнең өчен Сабан туе аеруча мөһим, чөнки ул язгы кыр эшләренең тәмамлануын гына түгел, ә хезмәт сөючән, кунакчыл татар халкының бөеклеген дә чагылдыра, игенче-җирбагарның тырыш хезмәтен данлый.

Сабан туе якты истәлекләр калдырсын, киләчәккә ышаныч өстәсен!

Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән исәнлек һәм тынычлык телим!

Сабантуйлар котлы булсын!

Ютазы муниципаль районы башлыгы

А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International