Хөрмәтле Ютазы районы халкы! Сезне чын күңелдән төп дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм!

2021 елның 12 июне, шимбә

Россия - көчле һәм искиткеч ил, ул бай тарихлы, нык традицияләре һәм горурланырлык кешеләре булган дәүләт. Әйе, без илебез белән горурланабыз. Без һәрвакыт ата-бабаларыбызның батырлыкларын хәтердә саклаячакбыз, бөек Ватаныбыз данын үстерү һәм ныгыту өчен барысын да эшләячәкбез!

Россия көне - һәрберебез өчен аерым әһәмияткә ия бәйрәм. Бу – безнең Ватаныбызның чәчәк атуы, азатлык-ирек һәм Ватан язмышы өчен җаваплылык хакына берләшүебез, туплануыбыз бәйрәме. Ышанам, Ютазы районы халкының, үз илебездә яшәүчеләрнең уртак нәтиҗәле хезмәте уңышлы үсеш һәм Ватаныбыз чәчәк атуы өчен какшамас нигез булачак.

 

Ютазы муниципаль районы башлыгы

А. Ә. Шәфигуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International