Яңа объектлар – яңа идеяләр

2013 елның 1 сентябре, якшәмбе

Узган атна ахырында, ягъни Республика көне бәйрәмендә районыбызда бер-бер артлы яңа объектлар ачылды.

“Авыл клубы” республика программасы ярдәмендә Әбсәләм авылында төзелгән мәдәният йорты әллә каян ук балкып утыра. Район башлыгы Рөстәм Нуриев авыл халкына мөрәҗәгать итеп:

- Без сезгә шундый күркәм мәдәния йорты салдык, ә сездән әлеге мәдәният учагын сүндерми генә сакларга. Бу бинада һәрвакыт халык күп булсын, төрле түгәрәкләр эшләсен, ә көз көне бинаның тирә-ягына агачлар утыртырга сезнең ярдәм кирәк булачак, - диде.

Авыл җирлеге башлыгы Резеда Ибрагимова үз чыгышында иң беренче Президентка рәхмәт сүзләре җиткерде, ә азактан мәдәният йортын төзегән “Йолдыз” оешмасы җитәкчесе Нәҗип Латыйповка рәхмәт йөзеннән истәлекле бүләк тапшырды. Әбсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары заводы генераль директоры, депутат Илһам Сафин да авылдашларын әлеге истәлекле көн белән тәбрик итте. Соңрак яңа бинада һәр ел авылга 2 миллион күләмендә акча кертеп юлларны төзекләндерүгә Әбсәләм авыл җирлеге, Әбсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары заводы, Волма заводы, “Юлчы” ҖЧҖ һәм район Советы арасында килешү төзелде. Асфальт юлларның башлангычы шушы мәдәният йортыннан китсен”, - дип сүзен йомгаклады район җитәкчесе.

Бераз соңрак район үзәгендә капиталь ремонттан соң дәүләти һәм муниципалитет хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәк ачылды. Әлеге үзәкне шулай итеп үзгәртүне шулай ук Президентыбыз сорады, - диде район башлыгы. Һәм без аны тиз арада башкарып чыгардык. Якын арада бу бина халыкны озак чират көтеп тормый гына һәм бер бүлектән икенчесенә йөртми генә кабул итә башлар дип ышанабыз, - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Нуриев. Ул шулай ук бинаны ремонтлаган капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесенә рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International