Эш юнәлеше

Район бюджетының һәм районның бюджеттан тыш дәүләт территориаль фондлары бюджетларының күләмнәр, структура һәм максатчан билгеләнеш буенча керем һәм чыгым статьяларының үтәлешен тикшереп торуны оештыру һәм гамәлгә ашыру;

           Дәүләт акчаларын тотуның нәтиҗәлелеген һәм максатчанлыгын билгеләү, районның дәүләт милке белән идарә итүнең һәм эш итүнең нәтиҗәлелеген тикшереп тору;

        Район бюджеты, Татарстан Республикасы бюджеттантыш дәүләт территориаль фондлары бюджетлары, озак сроклы максатчанпрограммалары, Татарстан Республикасы бюджет законнарының башка нормативхокукый актлары проектларына экспертизалар үткәрү;

    Ютазы муниципаль районы  бюджетының һәм районның бюджеттан тыш дәүләт территориаль фондлары бюджетларының билгеләнгән күрсәткечләреннән булган тайпылышларны анализлау һәм аларны бетерүгә

юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләү;

 Банкларда һәм башка кредит оешмаларында район бюджеты акчаларының һәм районның  бюджеттан тыш дәүләт территориаль фондлары акчаларының законлы һәм үз вакытында йөрешен тикшереп тору;

 Район башлыгына , Ютазы районы  Советына райондагы бюджет, районның бюджеттан тыш дәүләт территориаль фондлары бюджетлары үтәлешенең барышы һәм уздырылган тикшереп тору һәм эксперт-аналитик гамәлләрнең нәтиҗәләре хакында даими рәвештә мәгълүмат бирү

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International