2. Бүлекнең төп бурычлары
2.1. Бүлекнең төп бурычларына түбәндәгеләр керә:
- районның икътисади халәтен анализлау һәм нәтиҗәләргә таянып, дәүләт, төзелеш, инвестицион сәясәтнең принципларын, методларын, формаларын билгеләү;
- районның икътисади үсешен, яшәешен анализлау һәм прогноз ясау;
- икътисадны индикатив планлаштырып, үзгәртеп коруның өстенлекле юлларын тормышка ашыру;
- максатчан, комплекслы программаның тормышка ашырылышын контрольдә тоту.
3.Бүлекнең төп функцияләре
3.1.Бүлек түбәндәге функцияләрне үти:
- район территориясендә урнашкан предприятияләр һәм оешмаларның материалларын кулланып, районыың икътисади – иҗтимагый үсеш программасын төзү;
- районның икътисади һәм иҗтимагый үсешен прогнозлау күрсәткечләренең башкарылуын контрольдә тоту, икътисади һәм иҗтимагый үсеш нәтиҗәләренә икътисади анализ үткәрү;
- икътисади – иҗтимагый процессларны анализлап, районның икътисади үсеше буенча конкрет тәкъдимнәр әзерләү, базар конъюнктурасын өйрәнү, базар формалашу белән бәйле булган тенденцияләрне ачыклау;
- халыкның яшәү дәрәҗәсе индикаторларын билгеләү, аны күтәрү өстендә эш, ирешелгән нәтиҗәләрне күзәтү;
- оешмаларның бизнес – проектларын карап, аларның инновацион һәм инвестицион эшчәнлеге сораулары буенча эшчәнлек оештыру;
- район оешмалары һәм предприятияләренең финанс сәламәтләндерү процессын контрольдә тоту;
- кулланучылар базары, базар конъюнктурасына мониторинг үткәрү;
- авыл хуҗалыгы җитештерелешенең икътисади үсешен һәрдаим контрольдә тоту;
- ягулык – энергетика ресурсларын эффектлы куллану программаларын төзү һәм тормышка ашыру, энергоресурсларны саклау һәм куллануны контрольдә тоту;
- килешенгән икътисади – иҗтимагый сәясәт үткәрүдә авыл Советлары эшчәнлеген координацияләү;
- оешмаларның бизнес – планнарын карау, дәүләт җитештерү сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр караку, аны үткәрү эшен оештыру;
- эшмәкәрлек, урта һәм кече бизнес үсеше эшчәнлеген оештыру;
- икътисади анализның статистик, чагыштыру методларын кулланып, аналитик исәп – хисап үткәрү, икътисади һәм иҗтимагый үсешнең өстенлеген билгеләү;
- мәгълүмати – бедешмә базасы, шәһәр һәм район паспорты алып бару, гражданнарны кабул итү, бүлек компетенциясенә караган тәкъдимнәрен, гаризаларын, шикаятьләрен кабул итү.