3.10. Муниципаль заказ буенча сектор мөдиренең функциональ бурычлары:
1) Район социаль икътисади үсешенең кыска сроклы һәм перспективага прогнозларын эшләү өчен мәгълүматлар әзерләүне тормышка ашыра;
2) Ютазы муниципаль районы ихтыяҗлары өчен тауарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә методик материаллар эшләүдә катнаша һәм аларны муниципаль заказчыларга файдалану өчен җибәрә;
3) муниципаль сатып алуларны планлаштыру һәм фомалаштыру координациясен гамәлгә ашыра;
4) муниөипль заказчылар өчен бердәм мәгълүмати системада мәгълүмат һәм документлар урнаштыра һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен тауарлар белән тәэмин итүгә, эшләр башкаруга һәм хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль сатып алуларның үтәлешен контрольдә тота;
5) муниципаль контрактлар реестрын алып бара;
6) тәэмин итүчене (подрядчы, башкаручы) билгеләү өчен сатып алулар һәм башка ысуллар буенча отчетлар һәм башка мәгълүматлар бирә;
7) муниципаль заказчылар белән бергә сатып алуны башкаруга документлар әзерли;
8) сайтларда эшчәнлек юнәлеше буенча мәгълүматны даими күзәтә;
9) муниципаль заказчыларның тауарлар сатып алу, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтүне кабул итү буенча мәгълүмат җыю һәм туплауны башкара;
10) муниципаль сатып алуларны оптимальләштерүне сатып алу процедураларын оештыруны камилләштерү, шул исәптән бергәләп конкурслар һәм аукционнар уздыру юлы белән тәэмин итә;
11) тауарлар сатып алу, эшләр, хезмәтләр башкару мониторингын тормышка ашыра;
12) тауарлар сатып алу, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтүне кабул итү процессында Ютазы муниципаль районы икътисади мәнфәгатьләрен кайгыртуны тормышка ашыра;
13) сатып алуны уздыру процедурасының ачыклыгын һәм хәбәрдарлыгын тәэмин итә;
14) сатып алуда катнашучыларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итә;
15) тауарларны, эшләрне, хезмәтләрне сатып алу сораулары буенча муниципаль заказчыларга консультация бирүне тормышка ашыра;
16) Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты сатып алуларын тормышка ашыру буенча Бердәм комиссиянең эшчәнлеген оештыру-техник тәэмин итә;
17) гамәлдәге закончалыкта каралган башка вәкаләтләрне тормышка ашыра.