Комиссия турында мәгълүмат

                                                                                                                        Территориаль сайлаукомиссиясетурында  мәгълүмат

Ютазы муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе  сезне барыгызны да үз сайтында сәламләүгә бик шат!

 

“РФ  хакимиятнең бердәнбер чыганагы булып күпмилләтле халык тора. Халыкның югары турыдан – туры  хакимиятне чагылдыруы булып референдум һәм ирекле сайлаулар тора. (РФ Конституциясендә язылган)

 

Без дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына үз вәкилләребезне сайлыйбыз һәм алар аркылы ил белән идарә итәбез.  РФ гражданины сайлаучы булып кына калмыйча,  депутатлыкка үз кандидатурасын бирергә мөмкин.  Безнең сайт ютазылыларга сайлау хокукларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

 

ТР Сайлау кодексының 4 нче бүлеге 13 нче статьясына яраклы рәвештә, муниципаль районның сайлау комиссиясе, авыл җирлеге сайлау комиссиясе вәкаләтләре территориаль сайлау комиссиясенә йөкләтелгән. (ТР ҮСК карары  № 7/112 ,  17 март 2005 нче ел , № 29/308, 28 апрель 2010 нчы ел)

Ø   ТР Ютазы районы территориаль  сайлау комиссиясе   дәүләт органы булып тора. Ул РФ  гражданнарның  референдумда катнашуын, сайлау хокукларын тормышка ашыра. Сайлау һәм референдумнарга әзерлекне һәм үткәрүне башкара.

 

Ø    ТСК эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләте Федеральконституцион

 Закон нигезендә билгеләнә:

“РФ референдумы турында”,  “РФ гражданнарының  референдумда катнашу хокукы, сайлау хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законы, “РФ Президентын сайлау турында”  , “ РФ Федераль Собраниесе  Дәүләт Думасына депутатларны сайлау турында”, “ТР референдумы турында”, “Җирле референдум турында”.

 

Ø         Территориальсайлау комиссиясе даими нигездә эш итә.

Ø      Районның   ТСК  составы хәл итүче тавыш хокукына ия булган 8 кешедән тора.

Ø       Комиссия хокуклары вакыты -   5 ел  (декабрь 2020 нчы ел - декабрь 2025 нче ел).

 

Ø  Ютазы районы территориаль сайлау комиссиясе“РФ гражданнарының  референдумда катнашу хокукы, сайлау хокукының төп гарантияләре турында”федераль законы һәм  ТР Сайлау кодексы нигезендә оеша.

   

 (ТР ҮСК № 37/523, 15 декабрь 2010 нчы ел)

Татарстан Республикасы Ютазы районы  

территориаль сайлау комиссиясе составы

 

т/б

Хәлиткеч тавыш хокукына ия ТСК әгъзасының фамилиясе, исеме, атасының исеме

Комиссиядәге статусы

Туу

датасы

Төп эш яисә хезмәт урыны (вазыйфаны күрсәтеп), шөгыльләре төре

Комиссия составына кандидатура кем тарафыннан тәкъдим ителгән (тулы исеме)

  1.  

Ситдыйков Ринат Наил улы

Рәис

1961

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының "Олимп" спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесе, директор                             

“Единая Россия” («Бердәм Россия») Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге

  1.  

Хафизова Римма Илшат кызы

Рәис урынбасары

1977

Татарстан Республикасы Ютазы район Советы, контроль-хисап палатасы рәисе

Татарстан Республикасы Ютазы район Советы

  1.  

Локтева Алсу Мөнир кызы

Сәркатип

1991

Татарстан Республикасы Ютазы районы Советы, оештыру бүлеге начальнигы  урынбасары

Эш урыны буенча сайлаучылар җыелышы

  1.  

Карипова Рәзинә Хәй кызы

Әгъза

1959

Пенсионер

ЛДПР - либераль-демократик сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге - Россия либераль-демократик партиясе

  1.  

Миңнекәев Наил Миңнебай улы

Әгъза

1947

Пенсионер

"СПРАВЕДЛИВАЯ РОССИЯ" (“Гадел Россия”) сәяси партиясенең төбәк бүлеге

  1.  

Насыйрова Алия Илшат кызы

Әгъза

1987

ТР Үзәк сайлау комиссиясе, 1 разрядлы белгеч

Татарстан Республикасында региональ бүлек, «ПАРТИЯ РОСТА» Бөтенроссия сәяси партиясе

  1.  

Нигъмәтуллин Тимур Илдус улы

Әгъза

1990

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты,

гражданлык-хокукый шартнамәсе

Татарстан Республикасы Ютазы районы территориаль сайлау комиссиясе

  1.  

Сәлмәнов Рифат Фоат улы

Әгъза

1976

"Татарстан Республикасы адвокатлары коллегиясе" дәүләтнеке булмаган коммерциячел булмаган оешмасы, Ютазы районы филиалы, мөдир                      

«КОММУНИСТИЧЕСКАЯ ПАРТИЯ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ» ("РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ") сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге

 

           

Адрес: ТР , Ютазы муниципаль районы, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе, ул. Пушкин урамы 38 нче йорт
Тел:       (85593) 2-42-09 
Факс:    (85593) 2-85-67

E-mail:  tik_jutaza@mail.ru

Соңгы яңарту: 2023 елның 1 феврале, 16:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International