В районе объявлен противопожарный режим

24 апреля 2013 г., среда
25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда махсус янгынга каршы режим игълан ителде. Бу чорда гражданнарга урман массивларына керү һәм анда учаклар ягу тыела.
Чараларны кырыслату утның тиз таралуына булышлык иткән коры җиләс һава торышы белән бәйле. Бәхетсез очракларга юл куймау максатында, торак пунктлар, предприятиеләр һәм шәхси йорт яны участоклары территориясендә учаклар ягу, көнкүреш калдыкларын һәм тара яндыру катгый рәвештә тыела. Дәүләт янгын күзәтчелек шуны кисәтә: кагыйдә бозучыларга штраф төрендә административ тәэсир итү чаралары кулланылачак.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International