Ютазы муниципаль районы
территориясендә юл хәрәкәте
куркынычсызлыгын тәэмин итү
буенча комиссия составын раслау
турында
Аерым затларның башка эшкә күчүе сәбәпле, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:
1 Кушымта нигезендә Ютазы муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе составын расларга.
2 «Ютазы муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе составын раслау турында» 2018 ел, 15 октябрь, №702 карары үз көчен югалткан дип санарга.
3 Ютазы район Советының оештыру бүлеге начальнигына әлеге карарны Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыруны тәэмин итәргә.
4 Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
5 Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасарына йөкләргә.
Җитәкче С. П. Самонина