Район үзәге: Урыссу (Урыссу)
Мәйданы: 760,57 кв.км
Халык саны: 21,427 мең кеше
Муниципаль район башлыгы:
Адресы: 423950, Татарстан Республикасы, Ютазы районы, шт Урыссу бистәсе, Пушкин урамы, 38 нче йорт
Тел.: (85593) 2-80-13; факс: (85593) 2-62-20
Тел.: E-mail: Совет: adm.jutaza@tatar.ru, adm_jutaza@mail.ru
Башкарма комитет: jutaza@tatar.ru
Районның тасвирламасы
Ютазы районы Республиканың көньяк- көнчыгышында урнашкан. Ул Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасының Баулы, Бөгелмә, Азнакай районнары белән чикләшә.
Районның мәйданы - 760,57 кв.км, шул исәптән авыл хуҗалыгына караган җирләр мәйданы - 609,37 кв.км. Халык саны 21427 кеше тәшкил итә. Район үзәге мәйданы - 631 га - 6,3 кв.км, халкы – 10562 кеше тәшкил итә.
Ютазы районының төп үзәге - шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе. Республиканың көньяк- көнчыгышында Башкортстан Республикасы чигендә Ык елгасының сул як ярында урнашкан. Районнан Ульяновск-Уфа-Урыссу тимер юлы уза. Район 1991 нче елны Баулы районыннан аерылып чыгып оеша.
Сәнәгать һәм инфраструктура
Район күптөрле файдалы казалмалар белән хпрактерлана. Беренче чиратта, нефть, табигый газ, комлы чуерташ катнашмасы балчык чыгарыла. Районда машиналар төзү, электроэнергетика, төзелеш материаллары, химия сәнәгате үсеш алган. Шәһәр тибындагы Урыссуэшчеләрбистәсендәтүбәндәгесәнәгатьоешмалары бар:
“ТГК УрыссуГРЭС”ы ЯАҖ, ЯАҖ “Урыссу химия заводы”, ААҖ “Урыссу электромеханика заводы”, ААҖ “Электросоединитель”, ҖЧҖ “Урыссу рудасыз материаллар оешмасы”, ҖЧҖ “Бетон+”, ҖЧҖ “Стройинвестплюс", тимер юл.
Ютазы районы териториясендә “Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты” ҖЧҖ, “Ютазы элеваторы” ААҖ, “Алабакүл кирпеч заводы” ҖЧҖ, “Әбсәләм – Волма” ААҖ урнашкан. Район оешмаларында электр тоташтыргычлар, трансформатор подстанциияләр, химик реагентлар, тимер бетон, кирпеч җитештерелә. Электр һәм җылылык энергиясе,рудасыз материаллар чыгарыла.
Ютазы муниципаль районы автомобиль юллары челтәре озынлыгы 248,76 км. тәшкил итә. Районда юлларга “Юлчы” ҖЧҖ хезмәт күрсәтә, Урыссуда бу хезмәтне “ Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасы” МУП башкара.
Капиталь ремонт программасы нигезендә 2013 нче елда 7 күп фатирлы йортка ремонт ясалган. 2014 нче ел планына тагын 12 йортка ремонт ясау каралган. 2013 нче ел дәвамында махсус оешмаларның үз көчләр белән эшкәртелгән һәм каралган:
- шәһәр тибындагы Урыссу бистәсен җылылык белән тәэмин итү схемасы(2013 нче елның 82 нче номерлы шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе Башкарма комитеты карары);
- шәһәр тибындагы Урыссу бистәсен су белән тәэмин итү схемасы (2014 нче елның 1 нче номерлы шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе Башкарма комитеты карары);
- Ютазы муниципаль районы авыл җирлекләрен санитар чистартуның генераль схемасы (2013 нче елның 711 нче номерлы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты карары).
Авыл хуҗалыгы
Ютазы районында авыл хуҗалыгына караган җирләр мәйданы 52690 га тәшкил итә шул исәптән басу мәйданы 38829 га тәшкил итә. Районда авыл хуҗалыгы җитештерү сәнәгате белән 9 эре һәм урта авыл хуҗалыгы оешмалары, 147 дән артык фермерлык хуҗалыклары шөгыльләнә. Алар артыннан 52 мең га авыл хуҗалыгы җирләре, 12800 баш эре мөгезле терлек беркетелгән.
Чәчүгә каралган җирнең 50 % бодайлы культураларга бирелгән. 2011 нче 54,3 мең тоннабодай җыелган. Җирнең уңдырышлылыгы 28,1 ц/га тәшкил итә. 2012 нче 37 мең тонна бодай җыелган. Җирнең уңдырышлылыгы 21,5 ц/га тәшкил итә. Районда игелә торган төп культуралар – бодай, арыш, арпа, солы, карабодай, борчак. Төп терлекчелек тармаклары – ит-сөт малчылыгы. Даими эшләп килүче авыл хуҗалыгы оешмаларына ҖЧҖ “Нур-Агро”, “Тукай исм.” ҖЧҖ, "Набиуллин И.М " КФХ., "Вафауллин А.А." КФХ, "Чулпан" ҖЧҖ, "Урал"КФХ, "Алма-Ата"КФХ, "Таң" ҖЧҖ.
Кошчылык, балыкчылык, сарыкчылык белән шөгыльләнүче фермерлар барлыкка килә.
2010 нчы елдан Татарстан Республикасында “Гаилә фермалары” программасы эшли башлый. 23 гаилә фермасы барлыкка килә, аларның тугызы югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителә. 10 гаилә фермасы ТР авыл хуҗалыгы Министерствосыннан акчалата ярдәм ала. Районда авыл хуҗалыкларын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү программасы эшләнә. Моның өчен 82 млн. сум акча каралган. Бүгенге көндә бу акчага тракторлар, чәчү комплекслары,“Нью Холланд” җир эшкәртү җиһазлары алына.
2012 нче елны 4 авыл хуҗалыгы оешмаларында заманча сөт саву җиһазлары урнаштырыла. 2013 нче елны ремонттан соң тагын 3 сөт фермасы сафка баса. Анда да югары технологияле җиһазлар урнаштырыла.
Мәктәпкәчә белем бирү
Районда 18 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларга 990 бала йөри (2020 елда - 1020 бала). 1-3яшьтән балаларның файдалану мөмкинлеге - 100%, Урыссу поселогында - 3-7 яшьтән - 100%.
Урыссу поселогындагы балалар бакчаларында төркемнәр тулылыгы - 105 бала. Балаларны балалар бакчасына урнаштыру чираты 0 яшьтән 1,5 яшькә кадәр - 118 бала тәшкил итә. Балаларны мәктәп алды белем бирүе белән тәэмин итү - 4,8 %. Район буенча балалар бакчаларында тулыланганлык 100 урынга - 99 бала.
Гомуми урта белем
2021/2022 уку елында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль берәмлегендә 2400 бала белем ала торган 14 гомуми белем бирү учреждениесе эшли (2020/2021 уку елында - 2189). Шулардан: башлангыч - 3, төп гомуми белем бирү - 4, урта гомуми белем бирү - 7, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен - 1.
Сыйныфларның уртача тулыланганлыгы: шәһәр буенча - 21 кеше (узган уку елында - 18,9 кеше), авыллар буенча - 12,1 кеше (узган уку елында - 7,98 кеше).
“Укытучы-укучы” мөнәсәбәте: шәһәр буенча - 10,9 кеше (узган уку елында - 10,9 кеше), авыллар буенча - 5,8 кеше (узган уку елында - 5,8 кеше).
Милли белем
792 бала белем алган татар телендә белем бирүче 7 мәктәп бар (узган уку елында - 781 бала укыган 7 мәктәп). Татарларны туган телдә укыту белән колачлау район буенча 47,41% тәшкил итә.
Туган тел укытучылары саны 30 педагог. Шулардан: рус туган теле - 9, татар теле - 21.
Статистик мәгълүматлар
рус теле буенча БДИның уртача баллы - 66,84 (Татарстан Республикасы буенча - 74,73) ;
математика буенча БДИның уртача баллы - 70,62 (Татарстан Республикасы буенча - 61,79) ;
сайланган предмет буенча уртача балл - 64,13;
югары баллчылар өлеше (80 балл һәм аннан да күбрәк) - 44,57;
дәүләт йомгаклау аттестациясен узмаганнар өлеше – 2 укучы - җәмгыять белеме буенча һәм 3 укучы - биология буенча тиешле чиккә җитмәгән.
Районда узган олимпиадалар нәтиҗәләре буенча 20 призер: тормыш куркынычсызлыгы нигезләре, география, геология һәм әдәбият нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында 4 призер (8-11 сыйныф укучылары арасында); 1 - татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче, рус теле һәм рус әдәбияты буенча мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында, тормыш иминлеге нигезләре һәм физик культура буенча - 14 призер; инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында - 1 призер.
Капиталь һәм агымдагы ремонт
50% һәм аннан да артыграк тузганлык дәрәҗәсе белән мәгариф оешмалары: «Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе, Урыссу ш.т.поселогында - 1 нче балалар бакчасы.
2021 елның 1 ноябренә капиталь ремонтка Татарстан Республикасы бюджетыннан 89 406,71 сум бүлеп бирелгән: Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен - 10 865,76 мең сум; Урыссудагы 1 нче санлы башлангыч мәктәбе өчен - 79 306,17 мең сум; «Кәрәкәшле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе өчен - 7 273,78 мең сум; «Урыссу гимназиясе» МББМУ өчен - 870 мең сум; «Урыссудагы 3 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның азык-төлек блогын ремонтлау өчен - 9 175 649,82 мең сум.
Ютазы муниципаль бюджетыннан учреждениеләр агымдагы ремонтына - 1 843,0 мең сум бүлеп бирелгән.
Медицина кабинетлары һәм азык-төлек блоклары җиһазлары
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре: 17.
Медицина кабинетлары саны - 11.
Аларның лицензияләнгәннәре - 1.
Аларның "Маркировка" ГИСта барлык җибәрү адреслары буенча теркәлгән - 1.
Сәламәтлек саклау учреждениеләре белән шартнамәләр төземәгән медицина кабинетыннан башка белем бирү оешмалары саны 0.
Гомуми белем бирү оешмалары: 14
Медицина кабинетлары саны - 7
Аларның лицензияләнгәннәре - 1
Аларның "Маркировка" ГИСта барлык җибәрелү адреслары буенча теркәлгән - 1
Сәламәтлек саклау учреждениеләре белән шартнамәләр төземәгән медицина кабинетыннан башка белем бирү оешмалары саны 0.
2 гомуми белем бирү һәм 2 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында 4 медицина кабинеты җиһазландырылган.
1 гомуми белем бирү һәм 0 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында 1 медицина кабинеты ремонтланган.
5 гомуми белем бирү һәм 7 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында 12 азык-төлек блогы урнаштырылган.
2 гомуми белем бирү һәм 6 мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында 8 азык-төлек блогы ремонтланган.
Мәктәп автобуслары
Мәктәп автобуслары гомуми белем бирү учреждениеләренә 9 мәктәпкә 11 маршрут буенча 442 укучыны йөртә.
Профильгә кадәрге әзерлек һәм профильле укыту
2021/2022 уку елында районның 7 мәктәбендә профиль алды әзерлеге оештырылган. Профильгә кадәр әзерлек 100% тәшкил итә.
Профильле укыту 3 урта гомуми белем бирү учреждениесендә оештырылган (узган уку елында - 4). Профильле белем белем белән колачлау - 68,67% тәшкил итә (узган уку елында - 79,35 %).
2021/2022 уку елында укыту профильләре булган сыйныфлар ачылды:
Йомгаклау аттестациясе
2021/2022 уку елында 11 нче сыйныфлардан 92 кеше чыгарылды. 92 укучы белем алу турында аттестат алды.
Медаль алучылар саны - 13 кеше, бу - 14,13 %, шулардан 13 кеше “Укуда махсус уңышлар өчен” медальләре белән бүләкләнде.
Өстәмә белем һәм тәрбия
Районда 982 бала шөгыльләнә торган 1 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли (2020/2021 уку елында - 982 бала). Укучыларны өстәмә белем алу белән колачлау - 45% тәшкил итә.
"Юнармия" хәрәкәте колачлаган балалар өлеше – 9 %;
“Россия укучылар хәрәкәте” белән колачланган балалар өлеше – 49 %;
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны колачлау - 85 % тәшкил итә;
Инвалид балаларны колачлау - 76 %. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән инвалид балалар саныннан - 80 %
Педагогик кадрлар белән тәэмин ителгәнлек
Мәгариф учреждениеләрендә 733 кеше эшли, шуларның 416сы - педагоглар.
Мәктәпләрдә - 253
Балалар бакчасында - 121
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә - 10
Педагогик хезмәткәрләрнең уртача яше - 44 яшь.
Пенсия яшендәге педагоглар өлеше 9 % тәшкил итә.
Мәктәпләрдә 215 педагог (90%) югары һәм беренче квалификацион категориягә ия.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 54 педагог (46%) югары белемгә һәм беренче квалификацион категориягә ия.
Мәктәпләрдә югары белемле педагоглар - 246 кеше (97,5%), урта һөнәри белемлеләр - 6 кеше (2,48%).
75 педагогның югары һөнәри белеме бар (62,5%), 45 кеше - урта һөнәри белемгә ия (37,5%).
Исемнәргә һәм бүләкләргә ияләр:
«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» - 9 кеше;
«Мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре» - 23 кеше;
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы – 70 кешедә;
«Мәгарифтә казанышлары өчен» күкрәк билгесе – 69 кешедә бар;
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы - 138 кешедә.
Мәдәният
Ютазы муниципаль районының мәдәният бүлеге системасында 43 мәдәният учреждениесе эшли.
Мәдәният бүлегенең ведомство буйсынуындагы муниципаль учреждениеләр: «Шәрәфиева С.Ш. исемендәге Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет учреждениесе; «Урыссу балалар сәнгать мәктәбе» МБӨББУ; «Район мәдәният йорты» МБУ, аның составында 1 район мәдәният йорты, 14 - авыл мәдәният йорты, 7 - авыл клубы, 2 - автоклуб, 1 киноучреждение; «Ютазы үзәкләштерелгән китапханә системасы» МБУ, аның составында үзәк балалар китапханәсе һәм авыл китапханәләренең 17 филиалы.
«Мәдәният бүлеге» МКУ үз алдына түбәндәге бурычларны куя:
- районда халык иҗатын һәм үзешчән сәнгатьне үстерү;
- ведомство буйсынуындагы мәдәният, сәнгать, район кинематографиясе учреждениеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, аларның белемнәрен һәм тәҗрибәсен яхшырак файдалану өчен шартлар тудыру;
- ведомство буйсынуындагы мәдәният, сәнгать учреждениеләре эшен камилләштерү, районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында аларның ролен күтәрү;
- ведомство буйсынуындагы мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту;
- район халкы арасында халык традицияләрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен пропагандалау буенча системалы эшне тәэмин итү;
- район территориясендә концерт-театр эшчәнлеген җайга салу;
- клуб, китапханә учреждениеләре эшчәнлеген оештыру.
Мәдәният хезмәткәрләренең саны 163 кеше тәшкил итә, шуларның 43е - югары һөнәри белемле, урта һөнәри белемле - 59 кеше.
2020 елдан - мәдәният бүлеге җитәкчесе Килячкова Мария Марсовна.
«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә ияләр: Абдурахманова Минзилә Мәүзир кызы, Иванаевская Ирина Викторовна, Усманова Светлана Нәсыйх кызы, Чехонина Зинфира Халикъ кызы, Ихсанова Римма Галиәскар кызы, Мостафина Люция Рәис кызы, Вәлиева Гөлчәчәк Иргали кызы.
Мәдәният бүлеге эшендә мәдәни-ял эшчәнлеген, халык иҗатын, хореография һәм вокаль-эстрада сәнгатен үстерү мөһим юнәлеш булып тора.
Сәламәтлек саклау
Районда халыкка дәвалау – профилактика ярдәмен “Урыссу үзәк хастаханә”се, 2 врачлык амбулатория, 17 ФАП күрсәтә. Тәүлек дәвамында эшләп килүче 100 урынга исәпләнгән стационар бар.
Хастаханәдә 20 урынга исәпләнгән 3 профиль буенча (терапия, неврология и гинекология ) көндезге стационар эшләп килә.
Поликлиника 1 сменага 300 кешене кабул итә ала. 15 белгечлек буенча кабул итү бара.
Бәйрәкә врачлык амбулаториясе 1 сменага 50 кешене кабул итә ала. Бер табиб эшләп килә. Амбулаториядә 5 урынга исәпләнгән көндезге стационар эшләп килә.
Ютазы врачлык амбулаториясе 1 сменага 30 кешене кабул итә ала. Өч табиб эшләп килә. Амбулаториядә 5 урынга исәпләнгән көндезге стационар эшләп килә.
Районда 3 - “ТР атказанган табибы” , 1- “ТР атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” эшләп килә.
Кадрларның яшь составы түбәндәгечә билгеләнә: 23% - 40 яшькә кадәр, 31% — 50 яшькә кадәр, 46 % - 50 яшьтән өстә.
Яшь составын исәпкә алып, район администрациясе чыгарылыш сыйныф укучыларын КДМУ укырга җибәрү буенча эш алып бара. “Крыссу үзәк хастаханә” администрациясе медицина эшчеләренең белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә эш алып бара. 2013 нче елны КДМА 11 табиб белемен күтәрде. Квалификацияне күтәрү курсларында 41 медицина хезмәткәрләре белемен күтәрде.
Йөрәк авырулы кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән Республика программасын үтәү уңай динамика бирде, авырулар саны кимеде.
Республика программасы нигезендә 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926 елларны туган район халкы диспансеризация үтте. 2013 нче елны Ютазы районында 2 (Алма – Ата, Алабакүл авыллары) ФАП ачылды. Район бюджеты чараларына Әбсәләм авылында яңа мәдәният йорты белән бер бинада урнаштырылган ФАП төзелә.
Физик культура һәм спорт
Ютазы муниципаль районында барлыгы 203 клуб иҗат һәм һәвәскәрлек юнәлешендә формалашкан, аларда иҗат эшчәнлегенең төрле төрләре белән 2 433 кеше шөгыльләнә.
Районда төрле категорияләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү юлы белән халыкны савыктыруга аерым игътибар бирелә.
Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен булдыру һәм үтәүдә, алкоголизмга, наркоманиягә каршы көрәштә, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда "Атлант" яшүсмерләр һәм яшьләр клубы, "Олимп" спорт мәктәбе, "Батыр" спорт комплексы уңышлы эшли. Спорт корылмаларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча максатчан эш алып барыла. Уку елы башыннан бистә мәктәпләренең беренче-җиденче сыйныф укучылары барысы да атнага бер тапкыр «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында физик культура дәресе кысаларында йөзү белән шөгыльләнәләр.
Кешеләрнең яшәү рәвешендәге уңай үзгәрешләргә омтылышын гамәлгә ашыру өчен «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагере базасында Хөррият авылында чаңгы-прокат базасы һәм «Кымыз-тау» чаңгы-спорт базасы булыша.
«Энергия» стадионы район һәм республика дәрәҗәсендәге спорт ярышларын кабул итә, кышкы чорда тимераяклар прокаты белән шугалак эшли.
"Олимп" спорт мәктәбе һәм "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубы олимпия резервы белән эшен уңышлы дәвам итә. Ел саен грек-рим көрәше, гер спорты, бокс, чаңгы ярышлары буенча район командалары Татарстан, Россия чемпионатларында призлы урыннар яулыйлар.
Ай саен 1500 дән артык кеше «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында була. Халыкны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә колачлау - 50,4% тәшкил итә.
Соңгы яңарту: 2023 елның 4 сентябре, 14:03