Истәлекле урыннары һәм танылган кешеләр

Истәлекле  урыннары һәм танылган  кешеләр

Билгесез солдатка һәйкәл. 1967 нче елны Дим –Тамак авылында ачыла.

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларга һәйкәл. 1969 нчы елны Яссы –Тугай авылында ачыла.

Танылган кешеләр:

Абдуллин Әнәс Назыйп улы.

 1947 нче елның 19 июлендә Дим – тамак авылында туа.  РФ, ТР ның атказанган химигы.(1933, 2003 нче еллар). Медальләр белән бүләкләнә. Казан химия –технология институтын тәмамлагач, 1972 нче елны Стәрлетамак шәһәренең “Авангард” җитештерү берләшмәсенә җибәрелә. Мастер, цех башлыгы, җитештерү башлыгы, баш инженер урынбасары, партком сәркатибе, генераль директор урынбасары була. 1995 -2000 нче елларны  Стәрлетамак шәһәренең администрация башлыгы урынбасары булып тора. 2000  нче елдан әнәс Назыйп улы “Каучук”ЯАҖ белән идарә итә.

Бакиев Розалин Зәкуан улы

  1955 нче елны дөньяга килә. Яссы –Тугай башлангыч мәктәбен тәмамлый. 1973 нче елны Казан педагогия институтының физкультура факультетын бетерә. Совет Армиясендә хезмәт иткәндә үзәк спорт клубы составына керә  һәм тренер була. 1990 нчы елдан Мәскәүдә яши. “Халыкара спорт мастеры” призына лаек була. СССР һәм Рәсәйнең призеры һәм чемпионы. 2006 нчы елда аңа “РФ  атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре” исеме бирелә.

 

Кәримова Зифа Гат кызы

 1950 нче елның 16 нчы маенда Актаныш районы Колын авылында туа. Башлангыч белемне үз авылында ала. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын уңышлы тәмамлый. Юллама буенча Баулы районы Дим –Тамак авылына җибәрелә. Анда ул мәдәният йортында диретор булып эшли. Читтән торып китапханәче белгечлеге буенча Казан мәдәният институтын тәмамлый. 1974 нче елдан Дим –Тамак авыл китапханәсендә эшли. 1996 нчы елны  “Атказанган сәнгать эшлеклесе” исемен ала.

 

Хабипов Марат Ирек улы

 1957 нче елның 16 нчы апрелендә туа. Дим –Тамак мәктәбен тәмамлый.  Урта мәктәпне  һәм училищены Октябрьский шәһәрендә төгәлли. Эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Совет Армиясендә хезмәт иткәч, Мәскәү физика- техника институтына укырга керә.  2001 нче елны контракт буенча Германиягә китә.

 

Надершин  Таурат Дәүләтгәрәй улы – БР Туймазы театрының атказанган артисты.

Соңгы яңарту: 2014 елның 2 июне, 11:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International