Яна Каразирек авыл клубында Республика көненә багышланган "Туган якның моңлы җырлары" исемле зур концерт узган.
"Шаян" театр түгәрәгенә йөрүче балалар "Кичке уен" күренеше белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә авыл клубы мөдире Зөлфия Гафиятова. Фидаил Гәрәев, Азалия Шәрәпова башкарган татар халкыбызның моңлы җырлары тамашачы күңеленә аеруча да хуш килгән. Төрле милләт биюләре белән сәхнә тоткан "Ләйсән" иҗат коллективы бу юлы да сынатмаган – яшь талантлар өр-яңа биюләр белән чыгыш ясаган. Ә инде Сиринә Шәрәпова башкарган татар биюе исә авыл халкына көтеп алынган бәйрәм бүләге булган.