Ташкичү авылы халкы Республика көнен бәйрәм иткән

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Туган җирем, матур таңнар

Иленә тиңлим аны.

Ул – минем Татарстаным

Бар татарның Ватаны.

Ташкичү мәдәният йортында Республика көнене багышланган “Җырлыйм туган якта!” дигән тематик концерт узган. Концерт программасы Татарстанга, туган җиргә, туган якка багышланды, дип яза мәдәният йорты директоры Зиннура Катермина. Авыл сәхнәсендә кайнап үскән һәм бүгенге көндә Октябрский музыка көллиятендә белем алучы егет Илнар Садыков, шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучы Ягфарова Светлана, Зөлфәнә Кашапова, Чулпан Зәйдуллина баянда Рәеф Хәмидуллинга кушылып, матур җырларын бүләк иткән. Кечкенә Әдилә белән Инзилә дә “Туган як” җырын башкарып, үзләренең өлешен керткән.

Концертны Татарстанга багышланган шигырьләр белән Наилә Абдуллина алып барган. Күңелле милли биюләрне Айзинә Газизуллина, Алинә Афлятунова, Зиннура Катермина башкарган. Гөлнара Галимова һәм Люция Әфләтунова куйган “Ахирәтләр” сценкасы да тамашачы күңеленә хуш килгән. Бәйрәмне китапханә һәм медицина хезмәткәрләре белән бергәләп әзерләдек, дип хатын тәмамлаган Катермина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International