Урыссу бистәсендә торак йортлар җылытыла

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Ютазы районында ягу сезонына хәзерлек дәвам итә. Урыссу бистәсендә күп фатирлы биш йорт – Пушкин урамы буенча 77, Тукай урамы буенча 21, Куйбышев урамы буенча 8, Урыссу урамы буенча 51, Чкалов урамындагы 37 санлы йортларны җылыту буенча чаралар күрелә.

- Әлеге объектларның фасадлары, цоколь өлеше, ишекләре җылытылачак, тәрәзәләре алмаштырылачак. Бу эшкә акча республика бюджетыннан бүлеп бирелде, - дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илгиз Мортазин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International