Ютазы районының велоспорт яратучыларын ярыш юлы дәшә

2017 елның 22 сентябре, җомга

Шимдә, 23 сентябрь иртәсендә, “Экстремизмга – юк!” велоузыш үтәчәк.

Катнашучыларны Урыссу бистәсенең “Энергия” стадионында 9.30 сәгатьтә көтәләр. Старт - 10 сәгатьтә. Хәрәкәт маршруты: Урыссу – Әбсәләм – Ютазы. Финиш сызыгында тәм-томлы күңелле сюрпризлар, музейга сәяхәт көтәчәк. Чараны оештыручылар, ярыш юлына чыкканда, үзең белән яхшы кәеф, күтәренке рух, шулай ук велосипед, баш киеме, су запасы һәм, әлбәттә, докуметлар күчермәсе булуны алшарт итеп куя. Велоспорт яратучыларны көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International