Ютазы районы коммуналчылары - Бөтенроссия коммуналь техника парадында

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

23 сентябрь көнне бөтен ил буйлап атлаган “Бөтенроссия коммуналь техника парады” акциясеннән безнең район да читтә калмады – төбәгебез юлларын һәм тормышын көннән-көн төзек һәм чиста тотуда, аны камилләштерүдә һәлиткеч роль уйнаучы Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе үз техника арсеналы белән парадка чыкты. Россия Федерациясенең Төзелеш министрлыгы инициативасы белән уздырылган коммуналь техника парады халыкны торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренең эше турында хәбәрдар итүне, коммуналь хезмәтләрнең көзге һәм кышкы чорда эшләргә хәзерлеген раслауны максат итте. Бу хакта район башлыгы Рөстәм Нуриев та билгеләп узды.

- Районда коммуналь хезмәт оештыруны без 1986 елгы КамАЗ автомашинасы һәм 2001 елгы грейдер белән башлап җибәргән идек. Бүгенге көндә без аны күпкә ныгыта һәм яңарта алдык. Коммуналь техника – безнең өчен өстенлек. Бөтен төр кирәкле техника белән җиһазландырылган “Төзекләндерү” предприятиесе көче бәрабәренә торак пунктларда юллар ремонтлана, тротуарлар салына, юл буйлары чабыла, каты көнкүреш калдыклары утильләштерелә. Кыш айларында кар чистартылмый кала торган берәр участок бар микән? Бу эшләр барысы да коммуналчыларның бердәм хезмәт нәтиҗәсендә район иминлеге хакына башкарыла һәм  мин аларга бик рәхмәтлемен, - дип билгеләп узды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International