Матурлыкны күрә генә түгел, аны тоя да белергә кирәк – күрү сәләте буенча инвалидларга тормыш ямен нәкъ менә күңел күзе күрсәтә, яшәү өчен дәрт һәм дәрман өсти.
Урыссу бистәсенең Ленин урамы буенча урнашкан 10 санлы йорт ишегалдында бер почмак бар. Юк, ул күзләргә чәчрәп керә торган ялтыравыклы материаллардан да эшләнмәгән, биредә күләмле әсбаплар да урнаштырылмаган. Шул ук вакытта ул гади почмак та түгел – үзгә бер нәфислеге, самимилеге белән күзләрне иркәли, җанга ләззәт өсти. Бакча уртасына, әйтерсең лә хуҗаларыннан кача-поча гына ике йомры чебеш чыгарган әтәч белән тавык кайтып “кунаклаган”. Әлеге кошчыклар шулкадәр сөйкемле итеп эшләнгән ки, аларга җан гына өрәсе калган. Әтәч гаиләсенең тынычлыгын саклап, янәшәдә генә кулына кишер тотып, ыспай гүәдәле куян егете басып тора. Ял почмагында җыйнак кына эскәмия дә урнаштырылган. Аңа күләгә төшереп торган җимеш агачы ботагында кояш “яши”.
- Безнең Надюшабызның җылысы һәм яктысы беркайчан да сүнми һәм сүрелми торган үз кояшы бар.., - дип елмайды район сукырлар оешмасы җитәкчесе Гөлнара Абильтарова.
- Матурлыкны бик яратам. Зур бакчалар тотарга көчем җитми, әлбәттә, әмма йорт каршында гына булган участокны аз булса да төзекләндереп, мин үземә генә түгел, күршеләремә дә, юлчыларга да күңелле мизгелләр бүләк итәргә тырышам. Икенчедән, менә шундый шөгыль белән мәшгуль булганда, күңелне бимазалап торучы авыр уйлар да каядыр китеп тарала. Тормыш якты төсләргә маныла. Әйтәләр бит, җир – кеше җанын дәвалай. Бу нәкъ шулай, - дип сөйли әңгәмәдәшем.
Надежда, узган елда җир эшләре башкарганнан соң яраксыз хәлгә килгән кечкенә бер бакча уртасында “күлдәге аккошлар” күренешен иҗат итә, быел исә ул суганын җыеп алган түтәлгә йорт кошларын “кунаклата” – панель калдыкларына беренче эш итеп тавык белән әтәч һәм аларның мәхәббәт җимешләре – чебешләрнең сурәтен төшерә, аннан соң аларны кисә. Күрү сәләте начар булган кешегә, әлбәттә, ике катлы төзелеш материалын бозмыйча кисеп чыгу җиңел бирелми. Әмма ул бирешми. Башлаган эшен ахырына кадәр җиткерергә күнеккән Надежда кошларын матур буяуларга манып та куйгач, алар тәмам аппетитлы килеп чыга. Надежда үз кулы белән вазалар ясый, “үлән” җептән күпереп торган оекбашлар бәйли. Сәйлән һәм энҗе бөртеге кулланып ясаган бижутерияләре – үзе бер сәнгать бизәге.
Урыссу бистәсенең Куйбышев урамындагы 3 санлы йортта да, асылда, өлкән буын кешеләре яши. Алар арасында инвалидлар да бар. Косметик ремонтка мохтаж булган әлеге йортның беренче санлы подъездына стеналарына эленгән күп санлы картиналар һәм плакатлар гел башка төсле ямь биргән. Уртак йортларын аз булса да матурлау теләге белән Зәйнәп Анисимова чыккан.
- Гомер бакый педагог булып эшләгән кеше ул. Хәзер исә минем төп терәгем һәм киңәшчем. Зәйнәп Йосып кызы – безнең оешманың активисты. Бөтен эштә дә кытыршылыклар туа. Ул миңа дөрес юнәләш табарга һәрвакыт ярдәм кулы суза, - дип сөйли рәхмәт хисе белән Гөлнара.