Октябрь – бәйрәмнәргә бай ай. Кадер-хөрмәткә, игьтибар-ихтирамга лаек олы яшьтәге кешеләребезне Өлкәннәр көне белән котлар чак җитте. Бу дата районыбызда барган “Изгелек кыл” акциясенең соңгы көне белән дә тәңгәл килде.Болай әйтү дөрес тә түгел. Изгелек эшләүне атналап түгел, ә көн дә башкарырга кирәген онытмыйк, дуслар.
Кече Урыссуы авылының бишенче сыйныф укучылары авылыбызның хөрмәтле кешеләренең берсе, боерган булса ноябрь аенда 90 яшен тутырачак тыл ветераны Мөхтәрәмә әби Шәрифуллинаны бәйрәм белән котлап кайттылар. Балалар бүләккә җыр-шигырьләр әзерләде, Мөхтәрәмә әби бу чыгышларны күз яшьләрен тыеп, тыңлап утырды. Мөхтәрәм ветеран укучыларга үзенең яшьлек елларында күргән авырлыкларны, сугыш чоры михнәтләрен сөйләп узды. “Бүгенге яхшы тормышны төштә дә күрмәгән идек . Мул һәм тыныч көннәребезнең кадерен белеп яшәгез”, - дип догалар укып, теләкләр теләде әбекәй. Мондый очрашулардан соң, өлкән кешенең алтын-көмешкә түгел, бары тик бер җылы сүзгә мохтаҗ булуына тагын бер кат инанасың.