Безнең Яңа Каразирек авылында Рәсимә һәм Салих Вәлиевлар иң үрнәк гаиләләрнең берсе.
Бу аларның эшкә карашы, ир һәм хатын, ата һәм бала, килен һәм каенана мөнәсәбәтләрендә, күрше хакын хаклап яши белүләрендә чагыла. Аларның гаиләсендә татулык, бер-берсен олылау, һәрвакыт ярдәмгә ашкынып тору өстенлек итә.
Сер түгел, йорттагы атмосфераны күпчелек очракта хатын-кыз тудыра. Әлеге йорт-җир хуҗабикәсе Рәсимә Юныс кызы көчле рухлы, шул ук вакытта нечкә күңелле кеше. Ул - Каразирек урта мәктәбендә кырык елдан артык гомерен балаларга төгәл фәннәрне укытуга багышлаган ветеран-укытучы, минем яраткан сыйныф җитәкчем.
Моннан бик күп еллар элек Туймазы районы Тукмак-Каран авылыннан бик тә җитез, үзе чибәр, эшкә унган бер шаян кыз Яңа Каразирек авылына килен булып төшә. Бу вакытта ул инде педагогика училищесын тәмамлаган була. Әмма ул югарыга омтыла - Уфа педагогия институтына укырга керә. Яна Каразирекнең бик чибәр егете студент кызның йөрәгенә ут салып өлгерә. Яшьләр кавышкан көннән алып, тормыш агымсудай тиз үтә. Рәсимә апа һәр иртә үз эшенә ашыга. Аны яраткан укучылары, эше көтә. Яңа Каразирек белән Иске Каразирек арасындагы алты чакрым араны көзге җәлләр, кышкы бураннар, язгы карлы яңгырлар вакытында җәяу узуы бер дә ансат булмагандыр. Әмма ул бервакытта да, хәтта хәзер дә, олыгаеп барган мәлдә дә, сыкранып искә алмый. Ә без, тавык чебешләре кебек, бер тотам калмыйча, аның артыннан тезелеп бара идек. Гаилә мәшәкатьләре, яшь балалар, кайнана - һәркемгә ярарга, җитмәсә төннәрен дәрескә әзерләнергә, кочак-кочак дәфтәрләр тикшерергә кирәк. Рәсимә Юныс кызы барына да җитешә, алай гына да түгел, әле ул балалар сыныфтан тыш чаралар үткәрергә аеруча ярата иде. Үзенең укучылары белән кайда гына йөрми бу сөйкемле, тырыш, мөлаем йөзле укытучы. Алар - сугыш ветераннары янында да, ферма абзарлары агартуда да, өлкәннәргә ярдәм итүдә дә, басу-кырларда да. Моннан тыш, безнең укытучыбыз җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул - авыл советы депутаты, агитатор, хатын-кызлар советы рәисе... Авылдашыбызның тырыш хезмәте лаеклы бәяләнде: 1982 елда республиканың Атказанган укытучысы исеменә, биш елдан соң Россиянең халык мәгарифе отличнигы күкрәк билгесенә ия булды. 1993 елда ул Яна Каразирек балалар бакчасына эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда тырыш хезмәт куя. Безнең Рәсимә апабыз пенсионер булгач та тынгылык белми - Яна Каразирек авылы оешуга 100 ел тулу уңаеннан "Гасырларга тиң гомер" исемле китап бастырып чыгарды. Бу китап авыл халкы өчен зур бүләк булды. Мондый зур эшне киң күңелле, халкын яраткан, игелекле кеше генә башкарып чыга ала. Әйе, безнең Рәсимә Юныс кызы шундыйлардан.
Күптән түгел Рәсимә апа 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән сөекле тормыш иптәше, балалары һәм оныклары, апа-сеңлелләре, күршеләре, элекке хезмәттәшләре һәм укучылары тәбрикләде. Рәсимә Юныс кызы бүгенге көндә дә кешеләргә киңәшләрен биреп, ярдәм итеп яши.