Яңа Каразирек клубынды Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Бер очрашу - үзе бер гомер" исемле бәйрәм чарасы оештырганнар. Чәй табыны артында очрашкан өлкән буын концерт программасы карап, хозурланып утырган.
- Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз – үз гасырларында бик күпне күргән һәм күпне кичергән буын. Олагаеп килсәләр дә, алар шат күңелле, бәйрәмнәрне яраталар, кичәләргә рәхәтләнеп йөриләр. Бу бәйрәм кичәсендә дә тамаша залында алма төшәр урын калмаган иде. Өлкәннәр хөрмәтенә котлау сүзләре яңгырады, бүләкләр өләшенде, - дип яза клуб мөдире Зөлфия Гафиятова.