Безнең Ютазы районы йолдызчыклары – “Татарстан – безнең йортыбыз” фестивалендә

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

18 нче октябрь көнне “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле “Татарстан – безнең йортыбыз” республика этномәдәни фестиваленең Сарман районында узган зона бәйгесендә уңышлы катнашып кайтты.

 Безнең йолдызчыкларыбыз сәхнәдә үзләрен оста тотулары, матур хәрәкәтләре, якты костюмнары белән тамашачыны әсир иткән. Моның шулай булуын чыгышларны хөкем иткән дәрәҗәле жюри әгъзалары да билгеләп узган. “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле чыгыш тоткан ике бию дә фестивальнең чираттагы турына узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International