Йорт тәрәзәләрендә ут яна икән, димәк авыл советы яши!

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Рамил Вәлиевның Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән еллары заяга узмады – торак пунктларның тормышын тагын да камилләштерү максатында билгеләнгән уй-ниятләрен ул гамәлгә ашырды, яхшы уңышларга иреште.

Авылдашлар Рамил Рәис улын хөрмәт итә, чөнки ул аларның бер генә гозерен дә аяк астына салмый. Әйтик, Яшьләр урамында яшәүче халык аңа юл ремонты өчен бик рәхмәтле – ниһаять, алар резин итекләреннән баш тартты. Кичке якта багана утлары яна торган урамнардан узуы күңелле, яңа балалар мәйданчыгы төзелә, бөтен җирдә тәртип һәм чисталык. Җитәкче буларак Рамил Вәлиев беркайчан да үзен өстен куймый. Кемнең кем булуына карамастан, ул һәркемгә хөрмәт белән карый.

Без, мәдәният хезмәткәрләре, аңа аеруча рәхмәтле – авыл тормышында бара торган бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка узмый. Әйтерсең лә чын артист – спектакль булсынмы,  концерт-тамашамы, Рамил Кәбир улы үзен сәхнәдә бик оста тота.

Аңа көн саен яңа карарлар кабул итәргә туры килә. Ләкин янәшәңдә ышанычлы команда булмаса, аларны гамәлгә ашыру мөмкин булмас иде. Беренче чиратта, ул, әлбәттә, баш хисапчы. Нурия Латыпова чын һөнәрман гына түгел, ул тормышта туа торган теләсә кайсы вәзгыятьләрдән дә дөрес чыгу юлын табарга сәләтле кеше. Тарихка күз салсак, патшаларга да бит зирәк акыллы хатыннары идарә итәргә ярдәм иткән. Клуб хезмәткәрләре өчен дә ул ныклы терәк һәм киңәшче булды. Нәкъ менә аның акча белән дөрес эш итә белүе бәрабәренә без бүген матур сәхнә костюмнарыбыз белән мактана алабыз. Кызганыч, Нурия апабызга лаеклы ялга чыгарга вакыт җитте. Аның белән аерылышу ничек кенә авыр булмасын, әмма без яхшы аңлыйбыз – беркем дә мәңгелек түгел, үзе, балалары һәм оныклары өчен яшәргә кирәк. Аны бу җаваплы эштә алмаштырган активисткабыз Ләйсән Әхмәтова да безне үз гаиләсе белән озак еллар дәвамында хуплап килде. Аның каенатасы Мәгъсүм агадан башка бер генә спектакль дә узмады, Кыш Бабай булып Яңа ел бәйрәмнәренә еш килде ул. Авыр туфрагы җиңел булсын. Ләйсәннең тормыш иптәше Марат та һәрвакыт төп рольләрдә. Хәзер аларның балалары да шундый ук сәләтле, сөйкемле һәм акыллы булып үсеп килә. Ләйсән -  КВНнарда, спектакльләрдә катнаша, моңлы итеп җырлый. Әлбәттә, мондый талантлы кешенең урыны бухгалтериядә түгел, ә сәхнәдә. Әмма язмыштан узып булмый, әлегә бер эштә, тора-бара башка эштә, кем белә...

Рамил Рәис улы хезмәткәрләреннән, аеруча да уң кулы булган сәркатибе Гөлнара Котловскаядан уңды. Ләйсән Әхмәтова кебек, ул да озак еллар колхоз системасында эшләгән кеше һәм үз вазифасын зур төгәллек белән башкара. Үзенең төз сыны, матур гәүдәсе белән биюләрдә катнашып, һәр бәйрәмнең йөзенә әверелә. Сине елмаеп, җылы итеп каршы алган җиргә керүләре рәхәт. Алар белән аралашкан соң күңелләр күтәрелә.

Рамил Рәис улына һәм аның коллективына бары тик изге теләкләр! Чын күңелдән бетмәс-төкәнмәс энергия, сабырлык, зирәклек, дөрес карарлар, якты киләчәккә йөз тоткан проектлар, ышанычлы ярдәмчеләр һәм яратучы кешеләренең һәрвакыт янәшә булуын телибез. Иминлек һәм  якты көннәр сезгә! Тормышыгызны бары тик уңышлы эш көннәре бизәсен, янәшәгездә рәхмәтле кешеләр булсын!

Хөрмәт белән Иске Каразирек мәдәният йорты коллективы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International