Чара балалар сәламәтлегенә багышланган. Бәйрәмгә үз 5-7 яшьлек балалары белән әниләр чакырылган.
Әниләр алдында белгеч-нутрицолог Гүзәл Галиуллина чыгыш ясаган. Ул балалар сәламәтлеген ничек саклау кирәклеге турында сөйләгән. Аннары балалар үз әниләре өчен печеньелар пешергән. Мондый чараларны хезмәткәрләр ел дәвамында уздырырга планлаштыра. Алар гаилә сәламәтлегенә, хатын-кыз матурлыгына һәм ир-егетләр көченә багышланачак.