“Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле “Татарстан – безнең йортыбыз” республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында катнашып кайтты.
Фестивальнең йомгаклау этабы концертында, гадәттә, зоналар буенча сайлап алу турында җиңү яулаган сәнгать осталары катнаша. Сарман районында узган фестиваль турында уңышлы чыгыш тоткан Минзилә Абдурахманова җитәкчелегендәге Ютазы районы йолдызчыклары гала-концертта ике бию белән катнашкан һәм фестиваль лауреаты булган.