Ютазы полицейскийлары Россия эчке эшләр органнарының 100 еллыгын бәйрәм итә

2017 елның 10 ноябре, җомга

Бүген Эчке эшләр министрлыгының Ютазы бүлегендә иң яхшы хезмәткәрләрне Хөкүмәт һәм муниципаль бүләкләр белән билгеләп узу тантаналы шартларда үтте.

Хезмәт вазифаларын җиренә җиткереп башкарганда инициатива һәм һөнәрманлык күрсәткән өчен Ютазы районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция пункты начальнигы полиция майоры Ләйсән Гарифуллина “Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәт өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары полиция подполковнигы Эдуард Фәйзрахмановка Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының рәхмәте белдерелде. Рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре, күкрәк билгеләре белән бүлекнең башка хезмәткәрләре дә бүләкләнде. Шәхси составны юбилейлы һөнәри бәйрәм белән район башлыгы Рөстәм Нуриев, башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Ютазы районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы Марат Сибагатов тәбрик итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International