Ютазы районының төп сәхнәсендә – хезмәт алдынгылары

2017 елның 10 ноябре, җомга

  Туган җиребез кырларыннан 60 мең тоннадан артык ашлык җыеп алган Ютазы илендә тантана – бүген ул үзенең фидакарь хезмәт куйган улларын һәм кызларын хөрмәтләде.

    Сәхнәгә бер-бер артлы алдынгы игенчеләр, терлекчеләр, сәнәгать тармагы белгечләре, хезмәт династияләре, җәйге каникулда өлкәннәргә ярдәмгә килгән укучылар күтәрелде. Җитештерү тармагы алдынгыларын район башлыгы Рөстәм Нуриев, тантана кунагы - республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белегече Ришат Зарипов  тәбрик итте. “Данон Россия” җәмгыяте вәкиле Камил Хаҗиев та бәйрәмгә буш кул белән килмәгән булып чыкты – ул тырыш терлекчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Ә инде район мәдәният йорты артистлары башкарган концерт номерлары, Октябрьский шәһәреннән килгән “Ритмы-Беби” эстрада биюләре ансамбле чыгышы залда утырган һәркемгә бәйрәм бүләге булып барып иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International